❗ 3 июльдә яңартылды: программага үзгәрешләр кертелде — түбәндә актуаль расписание.
🎉 Барыгызны да традицион Сабантуйга чакырабыз — дуслык, хезмәт һәм бердәмлек бәйрәменә! Сезне бай программа көтә:
Бәйрәм программасы
- ⚽ 9:00 — мини-футбол турниры (шәһәр стадионы)
- 🏐 10:00 — волейбол турниры (мәйдан)
- 🏡 10:00 — милли ихата, фотозоналар, осталар шәһәре
- 🐴 10:00 — ат йөгерешләре
- 👶 10:30 — «Балалар Сабантуе»
- ⚽ 11:00 — футбол турниры (шәһәр стадионы)
- 🤲 12:00 — дога
- 📖 12:10 — пролог: Габдулла Тукай әсәрләре буенча әкият — яраткан геройлар белән очрашу һәм зур түгәрәк уен
- 🎪 12:25 — бәйрәмне тантаналы ачу
- 🏇 13:00 — ат чабышлары
- 🎵 13:00 — Балтач һәм Малмыж районнары иҗат коллективлары, Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының атказанган артистлары чыгышлары, татар эстрадасының гаилә дуэты Зинира һәм Ризат Рамазановлар (Казан)
- 🤼 13:00 — спорт ярышлары һәм милли уеннар
- 🏆 17:00 — спорт чаралары җиңүчеләрен бүләкләү
- 🎤 19:00 — Калинино ҮМС һәм башка яшьләр коллективлары концерты
- 🎁 19:30 — бүләкләр уйнатуы
- 🎸 21:00 — «АВСТРАЛИЯ» кавер-төркеме концерты (Казан)
Үткәрелү урыны
📍 Малмыж районы, Киров өлкәсе, Калинино авыл җирлеге, ЮХИДИ посты артында.
Бөтен гаиләгез белән килегез! Күңелле булачак! 🌸
